берничә атна элек кукмара кибетләрендә сатылган ноутбуклар һәм бәяләре
интел
asus x52f 320g 2g nvidia 512 dos 19990
asus x53s 320g 3g nvidia 1g w7 25990
lenovo g570 320g 2g ati 512 dos 17690
acer aod 255 160g 1g nvidia 512 1 ядро w7 8990
acer aod 255 160g 1g nvidia 512 2 ядро w7 9990
acer aod 260 160g 1g nvidia 512 2 ядро w7 10990
цифромаг
sony vpcee3m1r/6q.r43 21910
samsung np300vsav5a s03ru 19800
lenovo b570 (59314826) 17930
acer a557332-p622g32m ikk lx.rjw08.001 15910
asus x54l-sx033r (intel pentium b80d) 320g 2g 16930
samsung np-300esae5a-a01r4 18960
lenovo b460 (59313124) 14490
toshiba satellite l735-134 psk oce-04d01qr4 L735-13U (PSK0CE-04D01QRU) 21290
samsung np-rv-515-a03 320g 2g ati 256m 18800
toshiba satellite c660-a9k psc1sr-02f00mru 22880
ноутбукофф
samsung r590(js02) (intel i7) 4g nvidia 30822
packard bell easynote ts11-hr-522r4 (intel core i5) 750g 4g nvidia 2g 29246
asus k53sc (intel i7 2670qm) 500g 4g nvidia 1g 28145
hp pavillion (intel core i5) g6-1254el 320g 4g ati 1g 27591
packard bell easynote tm85-jn-204ru (intel core i3 370m) 320g 3g ati 512mb 25745
sony vaio vpc-eh2j1r/b 26530
acer aspire 5739g-654g32mi 10000
asus n53ta (amd a6 3400m) 750g 4g ati 2g 34530
asus n53ta (amd a4 3300m) 500g 4g ati 2g 30749
dell inspiron m5110 (amd a8 3500m) 750g 6g ati 1g 32085
lenovo z570g (intel b800) 320g 2g интегр 18110
hp compaq presario cq71-430er (intel t6600) 320g 3g nvidia 18048
asus k54ly (intel b800) 320g 2g ati 1g 19400
toshiba satellite c660-a1k (intel b815) 320g 2g 18137
«мир компьютеров»та язып алырга да, ә «мелодия»да интернетка куерга рөхсәт итмәделәр
апр-22 10:10 : төзәтү: kompyuterlar -> nowtbuklar, компьютерлар -> ноутбуклар
«гастроном»да ягъни «татарстан» рестораны астында яңа компьютер кибете ачылган ди.
апр-20 : берничә атна элек кереп чыктым, компьютер кибете түгел ул, бытовой техниканыкы, компьютерлары да бардыр.
Бер көнне саф һава сулап килим диеп тауга менеп төшергә булдым. Һәм мин элек йөрегән юлым белән киттем. Мин урман эченә кереп китә торган сукмак өстенә өй салып куйганнар, һәм аның коймасы да бар. Монда сукмак калдырасылары калган диеп уйладым. Аннары уйладым, бәлки дөрес тә эшләгәннәрдер, әйләнеп кереп була бит диеп. Менә картар га үзегез карагыз, ике кызыл сызык белән шул яңа өй коймасын күрсәттем.
Тагын бер зарым: этләр, рәсемдә күрсәтелгән.
90 ынчы елларда мин килгән юлдан төн йактагы ягъни рәсемдәге өстәрәк өйләр юк иде, урманнан йырактагыраклары гына булгандыр, һәм урманда этләр дә юк иде бугай.
Бу көнне мин рәсемдә сары сызык белән күрсәтелгәнчә әйләнеп үтеп кергәч тә анда этләр бар иде, әмма алар әллә ни куркытмады мине. Ә кайтканда мин ялгыш юлдан киттем, этләр өреп арттан килә башлады, мин әнә шул яңа өй турысына килеп чыгып, аның коймасыннан сикереп аша чыктым.
Урман эченәрәк кергәч анда этләр юк.
Әмма мин уйлыйм, ул этләрнең файдалары бардыр, бу посёлокр кырыйында торучы кешеләрне төнлә әллә каян әллә кемнәр килсә өреп белгертәләрдер. Шуңа күрә минем бу зарлану түгел, ә тауга менергә теләүчеләрне кисәтү. Койма турында да зарланмыйм, бары тик мин аны беренче күргәч аны яратмадым, әмма чынлап та анда сукмак калса ике йорт арасында ул өйләрдә торучыларга уңайсыз була, ул сукмак ямьсез, чүпле һәм чүп үләнле була.
Рәсемгә баскач Гуглр картасы ачыла.
Бу язмада мин р тамгасы белән урысча укылышлы сүзләрне күрсәттем, минем моңарчы алай язганнарын күргәнем юк, әмма төрек телендә ‘ тамгасы белән чит тел сүзләрен айыралар бугай. Мин кириллицадан латиницага әйләндергеч ясаганда андый сүзләрне шактый дөрес әйләндерә торган итеп ясадым, әмма барыбер хаталар калды, ә калган бүтән әйләндергечләр, сайтлардагы һәм программалар, андый сүзләрне дөрес әйләндермей, минең дөрес әйләндерә торганын күргәнем юк. Шулай итеп мин моны татар телен өйрәнүчеләр өчен һәм программалар өчен тәкъдим итәм…
Тагын мин бу язмада зур хәрефләрне куллана башладым, чөнки бер көнне үземнең кечкенә хәрефле язмам үземә кыен тойылды.
хәзер паркта прокатка чаңгы алып торып була, анда бер будка тора, «татнефть» кебек язу язылган аңа. бәяләрен сорамадым. чаңгы юлы элекке кебек түгел. элек юл бар иде, парк тирәли, анда 4 енче мәктәпләр йөрегәндер. ә хәзер анысын күрмәдем. ә менә паркның агачсыз яртысы әйләнәсендә чаңгы юлы бар, һәм ул киң, ягъни, ике гади юл бугай анда, арасында чаңгыны кыегайтып шуу ысулы өчен шома киң юл.
март-11 10:40 та өстәп язам:
эшләү вакыты: эш көннәрендә, ягъни, пн, вт, ср, чт, пт — 18:00 — 21:00. ял көннәрендә — сб, вс — 10:00 — 21:00, тәнәфес: 12:00-13:00, 17:00-18:00.
бәясе: олыларга 50 сум, балаларга 30 сум. бу бәя — 1 тапкыр йөрүгә, әгәр чаңгы алырга теләүче бүтән кеше булмаса, 2 сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин.
размер: 35-45.
чаңгы будкасында эшләүче кешенең өендәге телефоны: 27954.
VIDEO
спорт комплекс тан татар кукмарасына җиткәнче машинада бару видеосы.
Кукмарада нинди яңалыклар бар соң? 🙂
Мин белмим дә, «Хезмәт даны» хәзер килми безгә. ( Аллага шөкер, әллә ни «чп»лар юк диеп беләм, пачти күрше Янил авылындагы хәлне ишеткән идем, аны санамаганда. )
Нәрсә языйм икән инде мин бу сайтка? 🙂
Бер әйбер искә төште! Яңа базар ябылган! Бер ягында «пятерочка» кибете ачылган, бер ягында ремонт бугай.
хәзер моны kukmara.ru дан 1t.kukmara.ru га күчердем.
моны күчерү турында узган язымта да күп яздым.
Элек бу адреста, ә, мин бит моны күчерергә мөмкин, шуңа күрә әйтәм, бу адрес — kukmara.ru , бу адреста менә бу сайт иде: http://sayt1.kukmara-rayon.ru/ . Аннары ул үзем ясаган сайт уңайсыз булганы өчен, аңа язмый башладым, төп доменда бер нәрсә дә калдырмадым, аннан форумга күчердем, менә бу: http://forum.kukmara-rayon.ru/ . Элек миндә kukmara-rayon.ru домены юк иде. (Форумга күчерә башлаганчымы, аннан соң дамы икәнен хәзер генә җайлы гына әйтә алмыйм). Хәзер ул булгач, бу доменда Кукмара бистәсенең сайты ачтым. Татарча, урысча ясыйм диеп бер аз уйладым да, адресын ничек сайлыйм икән диеп, әлегә болай гына, төп адреста һәм татарча ясарга булдым. Төрле телле ясасам, нинди адрес сайларга? sayt1tt.kukmara.ru ? www1tt.kukmara.ru? tt.kukmara.ru? Ясасам, төрле телдәгесен төрле домендагы аерым блог итеп ясарга җыенам. Шушы ук сорау kukmara-rayon.ru турында. Ләкин анда инде sayt2tt.kukmara.ru кебек, «2» саны белән, чөнки анда 1 дигәне бар инде, иске сайт. Домен төбенә урнаштыру начар: киләчәктә яңа сайт куелса, искесен домен төбеннән күчерәсе була. Ярый әле kukmara-rayon.ru га интернетта сылтамалар күп булмады, алай да, мин андагы иске адреслар яңасына күчерә торган итеп ясаган идем, әмма ул хәзер дөрес эшләми икән әле. Монысын да күчерәсе инде. Кем белән аны, бәлки кемдер киләчәктә бу доменда «джумла» йә «друпал» белән кукмара сайты ясар? s1t.kukmara.ru диергә дә була… яки 1t.kukmara.ru 🙂 . «1» — «беренче», «t» — «татарчасы». «s» — «сайт», «www» — инглизчә «дөнья хәтле киңлекле челтәр» дигән сүзнең беренче хәрефләре, иңглизчәсе «волд вайд веб». әллә инде иске сайтны исәпкә алып, моны икенче сайт диеп санаргамы — юк, анысы бу сүзнең ялгыш мәгънәсендә яки башка мәгънәсендә иде.
{якынча дүрт минут}тан соң язам: 1t.kukmara.ru га күчердем.
Башкортстан телевидениесы Кукмарада күрсәтәме? Шундый хәбәр укыган идем, «Евроньюс» урынына Башкортстан тывысы керткәннәр диеп. Ә «Евроньюс» «Россия — Культура»да иртә белән иде элек. Бүген бер малайдан сорадым, безнең райондагы авылдан, «бездә көне буе күрсәтә» диде.
2016-01-10: гади тв дан минем аны күргәнем булмады, әмма соңгы 1-2 елда «триколор»да ул бар.
Берничә атна элек иске ипи заводы каршында, ягъни, иске автовокзал каршысына кереп киткәч, мех фабрикасы тулай торагы каршысындагы бушлыкта яңа «Эссен» кибете ачтылар.
Нинди кибет соң ул — «Махеев» майонезы чыгарган Алабуга кешесе кибете икән. Анда азык-төлек сатыла, тагын башка әйберләр дә бар бугай. Мондый кибетләр 10 тирәсе, Татарстанда, 1-2 се Татарстан янында.
Бу сайтны feedly.com кебек яңалыклар тасмасы сайтыннан күзәтеп бара аласыз! Аның өчен бу сайтның адресы http://kukmara.ru/ ны анда өстәү кнопкасы белән кертегез һәм сез анда өстәү өчен ике тасма күрерсез, язмаларныкы һәм комментарийларныкы.
Һәм Алла бирса бу сайттагы яңалыкларны Вконтактедагы төркеме https://vk.com/public97292087 гә куеп барырмын.
Соңгы комментлар