Кукмарада нинди яңалыклар бар соң? :)

Кукмарада нинди яңалыклар бар соң? 🙂

Мин белмим дә, «Хезмәт даны» хәзер килми безгә. ( Аллага шөкер, әллә ни «чп»лар юк диеп беләм, пачти күрше Янил авылындагы хәлне ишеткән идем, аны санамаганда. )

Нәрсә языйм икән инде мин бу сайтка? 🙂

Бер әйбер искә төште! Яңа базар ябылган! Бер ягында «пятерочка» кибете ачылган, бер ягында […]

Башкортстан телевидениесы күрсәтәме?

Башкортстан телевидениесы Кукмарада күрсәтәме? Шундый хәбәр укыган идем, «Евроньюс» урынына Башкортстан тывысы керткәннәр диеп. Ә «Евроньюс» «Россия — Культура»да иртә белән иде элек. Бүген бер малайдан сорадым, безнең райондагы авылдан, «бездә көне буе күрсәтә» диде.

2016-01-10: гади тв дан минем аны күргәнем булмады, әмма соңгы 1-2 елда «триколор»да ул бар.

Яңа кибет

Берничә атна элек иске ипи заводы каршында, ягъни, иске автовокзал каршысына кереп киткәч, мех фабрикасы тулай торагы каршысындагы бушлыкта яңа «Эссен» кибете ачтылар.

Нинди кибет соң ул — «Махеев» майонезы чыгарган Алабуга кешесе кибете икән. Анда азык-төлек сатыла, тагын башка әйберләр дә бар бугай. Мондый кибетләр 10 тирәсе, Татарстанда, 1-2 се Татарстан янында.