гаҗәеп телефоннан сөйләшү бәяләре

чыбыклы телефонга, бөтенләй сөйләшмәгәндә дә, ләкин, 3 секундтан әзрәк сөйләшү саналмый, айга 180 сум түлисе: letai.ru/phone/local/Тарифы-на-местную-связь?cityV=Кукмор. ни өчен шулай кыйммәт соң? — анда язылган: «тарифы установлены в соответствии с Приказом Федеральной антимонопольной службы России № 195/16 от 29 февраля 2016 года» — шуңа күрәдер. ә сотовый мтс та, татарстандагы мтска шалтыратканда, көн саен 20 минут […]

«ошторма кукмора»лар кайда булган?

вәлиев фәрит язган «история кукмора. медные заводы» дигән китапта хәзерге кукмара урынында «ошторма кукмора» дигән мари авылы һәм «малая ошторма кукмора» дигән чуваш авылы булуы әйтелә. ул китапның исеменең татарчасы «кукмара тарихы. бакыр заводлары». болар конкретно кайсы төштә булган икән? анда әйтелгән бу авылларның башка авыллардан ераклыкларыннан бу авылларның урынын мин таба алмадым әле, чөнки, […]