Урманга, тауга керү юлы турында

Бер көнне саф һава сулап килим диеп тауга менеп төшергә булдым. Һәм мин элек йөрегән юлым белән киттем. Мин урман эченә кереп китә торган сукмак өстенә өй салып куйганнар, һәм аның коймасы да бар. Монда сукмак калдырасылары калган диеп уйладым. Аннары уйладым, бәлки дөрес тә эшләгәннәрдер, әйләнеп кереп була бит диеп. Менә картарга үзегез карагыз, ике кызыл сызык белән шул яңа өй коймасын күрсәттем.

Тагын бер зарым: этләр, рәсемдә күрсәтелгән.

90 ынчы елларда мин килгән юлдан төн йактагы ягъни рәсемдәге өстәрәк өйләр юк иде, урманнан йырактагыраклары гына булгандыр, һәм урманда этләр дә юк иде бугай.

Бу көнне мин рәсемдә сары сызык белән күрсәтелгәнчә әйләнеп үтеп кергәч тә анда этләр бар иде, әмма алар әллә ни куркытмады мине. Ә кайтканда мин ялгыш юлдан киттем, этләр өреп арттан килә башлады, мин әнә шул яңа өй турысына килеп чыгып, аның коймасыннан сикереп аша чыктым.

Урман эченәрәк кергәч анда этләр юк.

Әмма мин уйлыйм, ул этләрнең файдалары бардыр, бу посёлокр кырыйында торучы кешеләрне төнлә әллә каян әллә кемнәр килсә өреп белгертәләрдер. Шуңа күрә минем бу зарлану түгел, ә тауга менергә теләүчеләрне кисәтү. Койма турында да зарланмыйм, бары тик мин аны беренче күргәч аны яратмадым, әмма чынлап та анда сукмак калса ике йорт арасында ул өйләрдә торучыларга уңайсыз була, ул сукмак ямьсез, чүпле һәм чүп үләнле була.

Рәсемгә баскач Гуглр картасы ачыла.

Бу язмада мин р тамгасы белән урысча укылышлы сүзләрне күрсәттем, минем моңарчы алай язганнарын күргәнем юк, әмма төрек телендә ‘ тамгасы белән чит тел сүзләрен айыралар бугай. Мин кириллицадан латиницага әйләндергеч ясаганда андый сүзләрне шактый дөрес әйләндерә торган итеп ясадым, әмма барыбер хаталар калды, ә калган бүтән әйләндергечләр, сайтлардагы һәм программалар, андый сүзләрне дөрес әйләндермей, минең дөрес әйләндерә торганын күргәнем юк. Шулай итеп мин моны татар телен өйрәнүчеләр өчен һәм программалар өчен тәкъдим итәм…

Тагын мин бу язмада зур хәрефләрне куллана башладым, чөнки бер көнне үземнең кечкенә хәрефле язмам үземә кыен тойылды.

2 комментария Урманга, тауга керү юлы турында

  • Если не ошибаюсь эти дома построены не законно, т. к. гора является памятником природы. А рядом с памятником природы запрещается строить. Не знаю какое именно должно быть расстояние.

  • qdinar

    менә монда бу төшне видеога төшердем: https://youtu.be/s0fnbY_XXbI?t=1m8s — хәзер мин төньякка (уңга) борылып киттем, анда тыкрык башындагы зур эт хәзер күренми.

Оставить мнение

Вы можете использовать эти HTML тэги

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>