хәзер моны kukmara.ru дан 1t.kukmara.ru га күчердем

хәзер моны kukmara.ru дан 1t.kukmara.ru га күчердем.

моны күчерү турында узган язымтада күп яздым.

Элек бу адреста нәрсә иде. Моны да эчке доменга күчерәсе.

Элек бу адреста, ә, мин бит моны күчерергә мөмкин, шуңа күрә әйтәм, бу адрес — kukmara.ru , бу адреста менә бу сайт иде: http://sayt1.kukmara-rayon.ru/ . Аннары ул үзем ясаган сайт уңайсыз булганы өчен, аңа язмый башладым, төп доменда бер нәрсә дә калдырмадым, аннан форумга күчердем, менә бу: http://forum.kukmara-rayon.ru/ . Элек миндә kukmara-rayon.ru домены юк иде. […]

Башкортстан телевидениесы күрсәтәме?

Башкортстан телевидениесы Кукмарада күрсәтәме? Шундый хәбәр укыган идем, «Евроньюс» урынына Башкортстан тывысы керткәннәр диеп. Ә «Евроньюс» «Россия — Культура»да иртә белән иде элек. Бүген бер малайдан сорадым, безнең райондагы авылдан, «бездә көне буе күрсәтә» диде.

2016-01-10: гади тв дан минем аны күргәнем булмады, әмма соңгы 1-2 елда «триколор»да ул бар.

Яңа кибет

Берничә атна элек иске ипи заводы каршында, ягъни, иске автовокзал каршысына кереп киткәч, мех фабрикасы тулай торагы каршысындагы бушлыкта яңа «Эссен» кибете ачтылар.

Нинди кибет соң ул — «Махеев» майонезы чыгарган Алабуга кешесе кибете икән. Анда азык-төлек сатыла, тагын башка әйберләр дә бар бугай. Мондый кибетләр 10 тирәсе, Татарстанда, 1-2 се Татарстан янында.

сәләм. әле генә бу блогны ясадым.

сәләм. әле генә бу блогны ясадым. бу «кукмара ру» домены өчен.