кукмара, 2018-12-8, өстән

«рамазан икмәге» цехында эш. саратовның «восход» заводы видеосы.

кукмарадагы «рамазан икмәге» цехында эш. монда кулланылган машиналарны ясаган саратовтагы «восход» заводы видеосы.

гаҗәеп телефоннан сөйләшү бәяләре

чыбыклы телефонга, бөтенләй сөйләшмәгәндә дә, ләкин, 3 секундтан әзрәк сөйләшү саналмый, айга 180 сум түлисе: letai.ru/phone/local/Тарифы-на-местную-связь?cityV=Кукмор. ни өчен шулай кыйммәт соң? — анда язылган: «тарифы установлены в соответствии с Приказом Федеральной антимонопольной службы России № 195/16 от 29 февраля 2016 года» — шуңа күрәдер. ә сотовый мтс та, татарстандагы мтска шалтыратканда, көн саен 20 минут бушка сөйләшеп була: http://www.tatarstan.mts.ru/mob_connect/tariffs/tariffs/supermts/ .

«ошторма кукмора»лар кайда булган?

вәлиев фәрит язган «история кукмора. медные заводы» дигән китапта хәзерге кукмара урынында «ошторма кукмора» дигән мари авылы һәм «малая ошторма кукмора» дигән чуваш авылы булуы әйтелә. ул китапның исеменең татарчасы «кукмара тарихы. бакыр заводлары». болар конкретно кайсы төштә булган икән? анда әйтелгән бу авылларның башка авыллардан ераклыкларыннан бу авылларның урынын мин таба алмадым әле, чөнки, ераклыкларның берсен туры китергәндә, икенчеләре туры килми. фәрит вәлиев ул ераклыкларны «Труды Вятской ученой архивной комиссии, вып. I 1908-го года, выпись из дела, выданной … на вотчинную землю на устье речки Оштормы, 7188 (1680) года февраля 17 » дигән документтан алган. ул документ интернетта бар. һәм аның 26 нчы битендә мин бер дәлил таптым. анда әйтелгән:

ошторма кукмора черемисская, стоит на речке на нурме, а в ней семнадцать дворов, …; малая ошторма кукмора черемисская, а в ней четыре двора, …

шуннан мин уйлыйм, болар икесе дә ошторма елгасы янында булган, әмма берсе генә норма елгасында булган. шуңа күрә, болар хәзерге манзарас белән киндеркүл авылларына туры килә.

туры китереп булмый торган ераклыклар турында баш ватып карарга теләсәгез, менә сезгә мәгълүмат:
ул 2 авыл вятские поляныдагы монастырьдан 8 чакрымда булган.
люга дигән чуваш авылы монастырьдан 10 чакрымда, ә теге ике авылдан урман аша 5 чакрымда.
кинюм авылы монастырьдан 15 чакрымда, люгадан 5 чакрымда.
тойма авылы тойма елгасынның башында, монастырьдан 15 чакрымда. ошторма кукморалар җире белән тойма җире арасындагы чик — ерганак, ул ошторма кукморадан 5 чакрымда, ә тоймадан 1,5 чакрымда.
бюр монастырьдан 30 чакрымда.
бертюш монастырьдан 35 чакрымда. бертюшның кетем дигән елга буенда да печән җирләре булган.
бакларлар монастырьдан 15 чакрымда, бөр буенда җирләре булган ди.
едигер монастырьдан 20 чакрымда.
чакрым озынлыгы үзгәргән, һәм ефрон белән брокгауз сүзлегендә 2 төрле элекке чакрым озынлыгы әйтелә: 656 хәзерге сажень һәм 875 хәзерге сажень. хәзерге чакрым 500 саженьнан тора һәм озынлыгы 1066,781 метр диелгән. шулай булгач, 656 сажень — 656*1066,781/500 = 1399,616672 метр — 1400 метр, ә 875 сажень — 1866,86675 метр — 1867 метр.

башка фикерләрем:
шул документның башка урыннарында кече ошторма кумораның чуваш авылы булуы әйтелә: 21 нче бит:

и в деревне Вошторме Кукморе семнадцать дворов, …, деревня Малая Ошторма Кукмора Чювашская, а в ней четыре двора, …

25 нче бит:

Черемиса деревни Оштормы Кукморы да Чюваша деревни Малой Оштормы Кукморы

бәлки, элек ошторма кукмара белән кече ошторма кукмара икесе дә мари авылы булгандыр, шуңа күрә «кук мари» — «ике мари» дип аталгандыр, аннары берсендә чувашлар тора башлагандыр, ә бәлки, башта берсе — зуррагы гына булгандыр, анда ике мари хуҗалыгы булгандыр, аннары ул авыл янына, әмма елга аръягына, чувашлар килеп урнашкандыр.
вәлиев фәрит әйтүенчә, зур кукмарадагы тукай урамы турысында нурминкәнең сул ягында һәм кукмарадагы майский тыкрыгы, 1 нче йорт — 5 катлы йорт астында мари күмелдекләре бар. һәм, вәлиев фәрит әйтүенчә, 18 нче гасырда хәзерге түбән тойма һәм югары тойма авыллары икесе дә «ошторма кукмора» дип аталган, югары тойма 1970 нче елларга чаклы ике исемле булган > дек24 : һәм хәзерге югары тоймадан 1 км югарырак булган. мин вятские поляны районы сайтыннан таптым, ошторма кукмор авылын 60-70 нче елларда хөкүмәт бетергән, күпчелек халкы хәзер урта тоймада яши ди. бу авыл урыны һәм зираты һәм мариларның дини агачлыгы хәзер дә спутниктан төшергән фотоларда күренеп тора: ул хәзерге урта тойма янындагы тойма кушылдыгы башындарак булган. андагы икенче ошторма кукмара турында ул сайтта мәгълүмат юк. ул сайтта тойма елгасының түбән өлешендә 1607 нче елда урыс авылы төзелү турында әйтелә, ул урын мари кукмарасыннан 15 чакрымда булуы турында әйтелә. бу «выпись из дела»га бик туры килми, әмма, бәлки, ул «чирмеш кукмарасы» дигәне кыскача теге 2 ошторма кукмараны аңлатадыр. < теге «выпись из дела …»да кукмара чирмешләренең тоймага килеп урнашуы турында әйтелә:
2 нче бит:

да в прошлых же годах на их … земле на Тойме речке, …, Кукмарские волости Черемиса поселилися Булатко Аналов с товарыщи; да на Слутке речке они же Черемиса вновь поселились же на их … земле …

6 нчы бит:

… поселились ныне вновь в прошлом в 183 году … ис Кукморские свое волости Черемиса Янбулатко Яналов с товарищи … на Тойме и Слутке речках живут …

183 нче ел — 1675 нче ел.
мин уйлыйм, бәлки, ошторма кукмора белән кече ошторма кукмора авыллары кешеләре күбәеп, бер өлешләре норма елгасы буйлап өскәрәк күтәрелеп, зур кукмара һәм туеш авыллары урынына урнашкандыр, кечесе — туеш урынына, зуррагы — зур кукмара урынына. майский тыкрыгындагы каберлек — туеш урынындагы чувашларныкы, ә зур кукмарадагысы — зур кукмара урынындагы мариларныкы була ала. туеш авылы хәзерге «туеш» тукталышыннан, ягъни, гагарин, октябрь, гафури урамнары чатыннан түбәнрәк, ягъни, елгага табарак, төньяктарак һәм көнчыгыштарак урнашкан булган, бу вәлиев фәрит китабының 58, 92 нче битләрендәне карталарда күренә. аннары, монда мөселман татарлар килеп урнашкандыр, ике мари авылы — манзарас урынындагы ошторма кукмора һәм зур кукмара урынындагы ошторма кукмора — диннәрен саклау өчен, тойма буендагы ике ошторма кукморага күчкәндер. (өстәге ике сылтамадан күренгәнчә, теге документта аларның күченүенең сәбәбе әйтелмәгән, әмма мин аны ахырына хәтле карап чыкмадым әле, һәм, анда бары тик мариларның гына күчүе әйтелә). ә киндеркүл белән туеш урынындагылары чуваш авыллары булгандыр, алар, төрки халык булганга, күчмәгәндер. туеш авылын кече ошторма кукморалар башлап җибәрүе, яки шул кече ошторма кукмора үзе булуы туеш авылының башка исеменнән дә күренә: ул «кече кукмара» дип тә аталган, бу вәлиев фәрит китабының 105 нче битендә әйтелә, 1817 нче елгы документта «большие и малые кукмары» дип язылган ди.
бәлки, туеш — кече ошторма кукмора урынындадыр, ә зур кукмара — ошторма кукмора урынындадыр, алар икесе дә норма (хәзер аны кукмаралар нурминкә дип әйтәләр) буенда булгандыр, бары тик теге документта ул әйтелмәгәндер, әмма бу версиядә шул әйтелмәгәнлек тә туры килми, һәм ул ике авыл берсенә берсе бик якын булырга тиеш, манзарас белән киндеркүл шикелле, анысы да туры килми, һәм алар ошторма елгасыннан ерак, анысы да туры килми. ә манзарас белән киндеркүл бу сүзләргә туры килә.

мультикоптердан төшерелегән тагын бер видео

Кукмара квадрокоптердан

Кукмара «квадрокоптер»дан

Татарча «Кукмара» сүзендә басым ахыргы иҗектә

Якынча ун ел бугай инде, «Металл савыт саба заводы» савытларына Kukmara дип язып чыгара, берничә ел элек аларның «ТНВ»-да рекламалары чыга башлады, урысча, анда алар бу сүзне басымны икенче иҗеккә куеп әйтәләр, ягъни, «кукма́ра» дип, әмма татарча ул «кукмара́» — басым ахыргы иҗектә. Хәзер инде, бүген, хәтта татар телендә дә рекламаларын күрдем бугай, һәм анда да ул сүзне урысча рекламада әйткән шикелле әйтәләр, шуңа күрә моның турында язырга теләдем. Татарча «Кукмара» сүзен әйткәндә «о лашкан а» авазы булса иде, яки «бугаз к-сы», ягъни, «каты к» булса иде, алар аны ул рекламада басымын үзгәртеп, барча авазларын да урысча әйтсәләр, аның урыс сүзе булуы аңлашылыр иде, ләкин монда андый авазлар юк, шуңа күрә, урысча авазлар белән әйтәме, татарчамы — төгәл аңлашылмый, бары тик басымы гына татарча «Кукмара» сүзендәге шикелле түгел. Моннан кемдер татарча «Кукмара» да шулай әйтелә дип уйларга мөмкин, шуңа күрә мин моны язам.

МТС Кукмарада 4G интернет ясый

. (Кукмарада 4G интернет бар инде, Таттелекомныкы, ләкин аның ни дәрәҗәдә яхшы эшләгәнен белеп бетермим).
ноя-22: алар аны хәзер үк ясап бетермиләрдер, кар күп яуды. бары тик мин канал казып анда торба күмгәннәрен күрдем. шул эшчеләр миңа моны әйтте. алар аны эшләп бетермәде бугай.

20 нче августта бу сайт бер аз бозылган

20 нче августта мин моның темасын яңартканмындыр. ничектер виджетлар югалган, шулай итеп, форумга күчкеләр юк иде, латин телендә мисал язу бар иде, счётчик (керүчеләрне санагыч) юк иде. хәзер генә күрдем дә төзәтеп куйдым. ул виджетлар сүндерелгән, ычкындырылган колонкаларда сакланып калган иде. шуннан сул һәм уң колонкаларга өстерәп күчереп куйдым.
364ZJ8